ЭНӘ и. 1) Бер башы очлы, икенче башында җеп тагу өчен тишек (күз) ясалган, тегү-чигү эшендә кулланыла торган кыска, шома, нәзек корыч чыбык рәвешендәге кул эше коралы. Сәкинә түшенә кадаган энәсен, нишләтергә белмичә, әле тартып алды, әле яңадан кадады. Ф.Яруллин. Кайдандыр бераз спирт юнәткән дә, тегү энәсен шуңа манчып, кызларның колак яфрагын тишә. А.Вергазов // Тегү машинасында очлы башында җеп үткәрү өчен тишеге, икенче яртысында киртләче булган кыска корыч чыбык рәвешендәге деталь. Аның бабасы Гали абзый, сугыш беткәч, Германиядән бер капчык зажигалка ташы һәм «Зингер» дигән тегү машинасы энәсе алып кайтты һәм шуны сатып баеган иде шул. М.Галиев 2) Бәйләү өчен хезмәт итә, ике яки биш данә итеп кулланыла торган, ике очы да шома тупыйк башлы нәзек корыч (эрерәкләре – агач, пластмасс) чыбык рәвешендәге кул эше коралы. Хуҗа ханымның кулында йон йомгак, бәйләү энәләре пәйда булды. А.Хәсәнов. – Туй сиңа! – Маһинур ачы тавыш белән кычкырып җибәрде дә кулындагы бәйләп утырган оекбашын идәнгә атып бәрде. Энәләр төрле-төрле якка чәчрәделәр. И.Салахов 3) Бәйләү, чигү эшләрендә кулланыла торган, бер башы ыргак сыман итеп эшләнгән нечкә корыч яки пластмасса чыбык рәвешле корал 4) Уйнату җайланмаларында тавыш алгыч буларак кулланылган бер башы очлы нәзек корыч чыбык рәвешендәге деталь. Патефон энәләре аңкауга, теш төпләренә кадалдылар ---. М.Мәһдиев 5) Тән тукымасы арасына дару җибәрү, венадан кан алу өчен кулланыла, тирене тишеп үтә торган очлы башлы нечкә көпшә рәвешендәге медицина коралы. Ася, Әнвәрнең беләгеннән кан тамырын табып, аны ышкый-ышкый кабарта иде. Анна Сергеевна шул урынга тизрәк шприц энәсен кертеп җибәрде. Х.Камалов. Энәсен өскә күтәреп, даруын сиптерә-сиптерә, кошлар уянганчы ук бүлмәгә килеп кергән шәфкать туташы яңа көн исәбен ваклап җибәрә. Т.Галиуллин // Организмны тиредәге билгеле нокталарга кадап дәвалау – акупунктура ясау өчен кулланыла торган үткен нечкә металл чыбык рәвешендәге медицина коралы. Энә терапиясе, мануаль массаж, кислород коктейльләре һәм башка шундый сирәк очрый торган савыктыру ысуллары бик яхшы нәтиҗә --- бирә. Ф.Фәткуллин 6) Ылыслы агачларның яфрагы; ылыс. Су җиленнән, ухадан, коенудан ялыксак, дачаларга ук авып торган күгелҗем нарат урманнарына юл тотабыз, -- нарат энәләреннән тукылган хуш исле келәмгә ятып, тагын хыялларга биреләбез... А.Гыйләҗев. --- төпләре кызыл энә белән тулы, кәүсәләрен зәңгәр сакал баскан карт кара чыршыларның берсе котчыккыч чиркәнеч тавыш белән шагырдап ала ---. М.Мәһдиев 7) Кайбер үсемлекләрдә вак кына чәнечке, шырпы. Ашыгуыннан куак энәләре бармакларын чәнчеп бетерде ---. Р.Төхфәтуллин. Акбай чинап җибәрде, --- шайтан таягына баскан икән ---. Малай этнең тәпиен күтәреп, табанына кадалган саргылт энәләрне тартып чыгарды. Р.Бәшәр 8) Кайбер хайваннарның тәннәрендәге кыска каты, чәнечкәле кыл, үсенте. --- егетнең кыска гына итеп кыркылган чәчләре, керпе энәләредәй, үрә басып тора. Ә.Еники . Чәчләр керпе энәсе кебек үрә торган. Пилотка күтәрелгән. М.Мәһдиев 9) күч. Киная белән, төрттереп әйтелгән, усал, зәһәр сүз 10) күч. Наркотик матдә белән укол ясау; гомумән наркотик матдәләр, наркотиклар. Аннан [вуздан куып чыгарылудан] куркып кына наркоман барыбер энәдән котыла алмый инде. Мәгърифәт. Әти-әнисе бик соң белде. Алия энә колына әверелгән иде. Мәдәни җомга ◊ Энә белән баз казу к. энә белән кое казу. Алары инде энә белән баз казый: мәгълүмат-фактларны берәмтекләп җыя, фәнгә бөтен барлыгы-вөҗүде белән чума. М.Гайнетдинов. Энә белән җеп итү Аерылмас хәлгә китерү, бәйләү. – Безне энә белән җеп иттеләр, ә? – дип, Идрисов --- Мамакка карады. Х.Камалов. Энә белән җеп кебек Гел бергә, бер-берсенә тагылып йөрүчеләр турында. Энә белән кое казу Озак һәм зур сабырлык белән эшләнә, ирешелә торган, үрчемсез, авыр эш. Гәрчә ирем гомер буе мәдәният өлкәсендә энә белән кое казыса да, хәрбиләрдән үзенең һөнәре белән бик-бик ерак торса да, аны әледән-әле бимазалыйлар. К.Миңлебаев. Күз алдымда, энә белән кое казып дигәндәй, тырыша-тырыша укып, кеше булдыгыз. К.Тимбикова. Энә белән тиресен тунау Чиктән тыш авыр җәзага дучар итү. Энә белән чокыр казу к. энә белән кое казу. Бу биналарга, --- энә белән чокыр казып, гыйлем эстәргә, китап актарырга --- ашкынып, җәяү киләләр. М.Маликова. Энә бөртеге кадәр к. энә очы кадәр. Уйга калган: баксаң – хуҗалык алдагы ел өчен әзер һәм энә бөртеге кадәр дә эше калмаган икән ---. М.Мәһдиев. Энә буе җир китү Бик акрын кыймылдау, бик аз юл үтү. Ай китте, ел китте – энә буе җир китте. Әкият. Менәсең, аякларың хәрәкәтләнгәндәй була, борылып карасаң – нибары энә буе җир киткәнсең. А.Гыйләҗев. Энә булып кадалу Авыр тәэсир итү. Аның [Галинең] бу сүзләре күңелнең әллә кай җиренә энә булып кадалды. Б.Камалов. Сабыйның ачыргаланып ялвару авазы Харисның бәгыренә энә булып кадалды, баланың авыр минутларда якын кешесеннән мәхрүм булып торуына йөрәге телгәләнде. Ә.Моталлапов. Энәгә дә кагылмау Сораусыз бер әйберне дә алмау; урлашмау. Утыз ел хуҗасыз картайган йортта энәгә дә кагылмаганнар ---. Н.Гыйматдинова. Энәгә дә тимәү к. энәгә дә кагылмау. Әйе, авыл халкы кешенең энәсенә дә тими, нәрсә хәрам, нәрсә хәләл икәнен, иң кадерле мирасның берсе итеп, буыннан буынга тапшыра килгән. Н.Әхмәтов. Энәгә күзләгән җеп шикелле к. энә белән җеп кебек. Этнең үзен табу бер дә көтелмәгәнчә мәшәкатьле булып чыкты. Данишев, аны эзләп, энәгә күзләнгән җеп шикелле йөрде. З.Фәтхетдинов. Энәгә тагылган җеп кебек к. энә белән җеп кебек. Аннары Мөбинә үзе дә, энәгә тагылган җеп кебек, гел шамакай Илнур тирәсендә уралыр иде. М.Шаһимәрдәнов. Энәгә таккан җептәй к. энә белән җеп кебек. Епископ Савва, энәгә таккан җептәй, аларга иярде. М.Хәбибуллин. Энәгә утырту Кемне дә булса наркотиклар кабул итәргә өйрәтү, наркоманга әйләндерү . --- аннары аракысыннан авыз иттерде. Алары гына аз тоела, арт саннарына мәзәк җитми башлагач, үләнен тарттырды. Ахыр килеп энәгә утыртты. Л.Ибраһим-Вәлиди. Янәшәдәге биш катлы йорта наркоманнар гаиләсе – Сабонислар яши. Алар күршедәге зур, зиннәтле өйне һәрвакыт күз уңында тота. Шуларның кече малаен энәгә утыртсалар, менә акчаны суырырлар иде. Сәламәт булыйк! Энәгә утыру Наркотиклар кабул итә башлау, наркоманга әйләнү. Малаең яки кызың энәгә утырса, байлыгың оныкларыңа калу түгел, ничек итеп соңгы ыштаныңны салганыңны үзең дә сизми калырсың әле, туган. З.Хөснияр. СПИД белән күбрәк наркоманнар зарарлана, дип әйтәләр. Альбертның энәгә утырганы юк әле үзе. Әмма энәгә утырган наркоман кызлар белән йоклаганы бар. З.Мәхмүди. Энәдән (генә) төшкән к. энәдән (генә) чыккан. Энәдән (генә) чыккан Өр-яңа, бөтенләй киелмәгән, әле генә тегелгән (кием). Энәдән дөя ясау Эшне, вакыйганы чамасыз арттырып сөйләү; күпертү. Югыйсә үзегез беләсез биредә эшләүчеләрне… Күбесе энәдән дөя ясарга ярата. Ф.Зыятдинов. Хәсән белән Инсаф --- бер-берсенең эшеннән гаеп эзлиләр, энәдән дөя ясап маташалар, форсат чыккан саен үз абруйларын күтәреп калырга тырышалар иде. Ф.Сафин. Энәдән җебенә кадәр Булган берсен, барысын да. Энәдән җебенә кадәр сатып эчтең инде, Сәрия, алмашка сыңар күлмәгем дә калмады. Н.Гыйматдинова. Энә кадәр к. энә очы кадәр. Арада энә кадәр гаебе өчен дөя кадәр җәза алып, эчтән сызып йөрүчеләр дә, судан коры диярлек чыгып, төрмәне ял йорты урынына күрүчеләр дә җитәрлек, зона эченә керсәң. Н.Әхмәдиев. Энә калынлыгы Бик юка, үтә юка. Келәм өстендә, мыр-мыр килеп, күзен энә калынлыгы гына ачып-йомып, таралып яткан песи дә ачуны гына кабарта, теге хисне генә күпертә. Ф.Җамалетдинова. Энә кебек ялангач Үтә ярлы, фәкыйрь. Энә күзе аша уздыру к. энә күзеннән үткәрү. Кешене энә күзе аша уздырып тикшергән күрше карчыгы: – Нәҗибулла абзыйның йөрешләре кыек-мыек, – диде. Н.Гыйматдинова. Энә күзе аша үткәрү к. энә күзеннән үткәрү. Энә күзе аша үтү 1) Бик җентекле тикшерүдән үтү. Бик нечкәләп карап тирә-якка, Энә күзе аша үткән чакта «Алай икән-н…» дигән уй кала. Г.Афзал; 2) Мөмкин булмаган, бик кыен булган нәрсәне булдыру. Укыгыз һәм, әйтергә кирәк, энә күзеннән үтеп булса да кереп, кулакның яшерен икмәген тапшыртыгыз. Ф.Хөсни. Энә күзе зурлыгы к. энә күзе кебек (хәтле, чаклы, шикелле). Ә хәзер Британиянең нәрсәсе калды – Сингапур да энә күзе зурлыгы Гибралтар. М.Юныс. Энә күзе кебек (хәтле, чаклы, шикелле) Бик кечкенә, вак. Энә күзе хәтле бәла, зурая-зурая, дөя хәтле хәсрәткә әверелә икән: Билалетдин чиреннән мантымыйча үлеп китте. Н.Гыйматдинова. Ә күңелдә бушлык, ялгызлык дәвам итте. Шул буш һәм караңгы төннәрнең чиксез караңгылыгында анда-санда энә күзе кебек өмет яктысы балкып китте. Э.Шәрифуллина. Энә күзеннән дөя күрү к. энәдән дөя ясау. Энә күзеннән кичерү (үткәзү) к. энә күзеннән үткәрү. Мин, агай-эне, мондагы атларны энә күзеннән үткәзеп чыктым инде. К.Тимбикова. Энә күзеннән төшкән кебек Аз гына; күренер-күренмәс кенә. Әнә еракта авыл утлары энә күзеннән төшкән кебек кенә чагылып алды. М.Галиев. Энә күзеннән үтәрлек Нечкә билле, бик сылу. Энә күзеннән үткәрү Бик җентекләп, нечкәләп тикшерү. Бик астындагы тоткыннарга ике-өч көн ашарга бирмиләр, сусыз тоталар, энә күзеннән үткәреп, кемнең ни дәрәҗәдә гаепле икәнен якынча ачыклагач, этап арты этапка куалар. А.Гыйләҗев. Энә күзеннән үткәрмичә үзенең эшенә сине алыр ди, бар! З.Фәтхетдинов. Энәләрен калкыту к. энәләрен тырпайту. – Нигә җыелган бу халык? Аю биетәләр мәллә монда? – ди ул, беренче сүзе белән үк керпедәй энәләрен калкытып. Ф.Хөсни. Энәләрен тырпайту 1) Киреләнү, үзсүзләнү. Агент аның сөйләгәннәрен берәм-берәм ялганга чыгарып битенә бәрер дигән шик һаман аны сагайта һәм аның җаенарак ятарга, энәләрен тырпайтмаска мәҗбүр итә иде. Х.Камалов. Күралмыйм мин бу тормышны, яратмыйм. Шуңа күрә энәләрем гел тырпайган килеш минем. З.Хөснияр; 2) Ачулану. Рәмисәнең җавабы әзер. Ул чакта, мине ташларсың, дип курка идем… Хәзер нигә энәләреңне тырпайтасың?.. Х.Камалов. Мамак бу лейтенантның тылдагы урыны өчен кемнәр алдында тәлинкә тотканын --- белә иде. Энәләре шуңа тырпайган иде. Р.Фәтхрахманов. Энәне бүрәнә итү к. энәдән дөя ясау. Энә очы кадәр Бик кечкенә; аз гына. --- әгәр Шакирының энә очы кадәр генә хыянәтен сизеп калса, кечкенә усал ерткычтай, нинди ләззәт белән үч аласын уйлап хыяллана. Ә.Еники. --- Әлтәфинең энә очы кадәр дә гаебе юк иде. М.Мәһдиев. Энә очы кадәрле (хәтле, чаклы) к. энә очы кадәр. Малайның җаны-тәне бөрешкәндәй булды, гүяки сакланырга теләгәндәй, күз бәбәкләре, кысылып, энә очы хәтле генә булып калды. М.Маликова. Син, тавык төсле, сукмактагы энә очы кадәрле әйберне дә чүпләрсең, дигән идем – кара, дөрес булды. Н.Гыйматдинова. Энә очына элердәй к. энә очы кадәр. Бу кадәр оятсызлыкка нәрсә дип җавап бирәсең! Энә очына элердәй хыянәтең булса иде, ичмасам. Н.Әхмәдиев. Энә өстендә бию Бик ашыгыч эшләү, көч-хәл белән генә җитешү. Мин, йөрәгемнән кан тамыза-тамыза, энә өстендә бии идем. Мәслихнең төрттерүләре ярамны тагын да тирәнәйтә иде. Н.Гыйматдинова. Энә өстендә тору к. энә өстендә (очында) утыру. – Яхшы, яхшы, – диде ул, аларны хуплап, – фрицлардан ничек саклап кала алдыгыз? – Энә өстендә торылды инде... – дип, карчык агарган чәчләрен чигәсеннән сыпырды. Х.Камалов. Энә өстендә (очында) утыру 1) Уңайсызлану, уңайсыз хәлдә калу; оялу. Мине чыгырдан ук чыгарып аткач, тагын тыпырчына башладым. Энә өстендә утырам кебек. Ләкин аңларга тырышам. Ә.Баян. Бакый, эчтән тынычлана башласа да, әлегә Шамкаевның төп сүзгә күчмәвен сизенә, һаман энәләр өстендә утыра иде. М.Галиев; 2) Борчылу, тынычсызлану. Укытучыбыз Тәнзилә апа өй эшләрен тикшергәндә, мин энәләр өстендә утырдым кебек. Р.Низамиев. Менә алып китәләр, менә алып китәләр дип, атна буе энә өстендә яшәгәндәй яшәдем. М.Әмирханов; 3) Китәргә теләп тә китә алмыйча утыру, түземсезләнү. Рәйхана кызы турындагы борчулы хәбәрен Мансурга әйткәч, егет бөтенләй телдән язды, чәй янында энә өстендә утыргандай утырды. А.Расих. Ә мин энә өстендә утыргандай булсам да, җыелышның ахырын көтәргә мәҗбүрмен. Л.Ихсанова. Энәсеннән алып җебенә кадәр к. энәсеннән җебенә кадәр. Безнең «эш» бер атнага диярлек сузылды. Башта экипаж әгъзаларының һәркайсын аерым-аерым чакырып, энәсеннән алып җебенә кадәр төпченделәр. Р.Ибраһимов. Энәсеннән җебенә кадәр (хәтле, чаклы, -чә) 1) Нечкәләп, җентекләп, башыннан алып ахырына кадәр, бернәрсәне дә калдырмыйча. Мин алып килгән җыр текстын энәсеннән җебенә кадәр тикшерә торгач, шактый үзгәрттек ---. Ә.Рәшитов. Фаҗигалы үлеменә 150 ел тулу датасы бөтен дөнья тарафыннан билгеләнә, иҗатына кагылышлы мәсьәләләр энәсеннән җебенәчә яңадан өйрәнелә ---. Р.Гатауллин. Шуннан Илүзә көнозын йөреп күргән-белгәнен энәсеннән җебенә чаклы сөйләп китәр иде. А.Вергазов; 2) Бөтенләй, тулысынча (яңгырдан һ.б.ш.дан өс-баш чылану тур.) . Энәбездән җебебезгә чаклы чылатты. Чиләкләп бәрә. С.Җәлал. Энә сыярлык Кечкенә генә, бик кечкенә. Келәттә энә сыярлык та ярык юк, түшәмен сүттем аптырагач. Н.Гыйматдинова. Энә табарлык Бик якты. Йөзен ачып җибәрүгә, бөтен өй эче энә табарлык булып яктырды, һәм, дөньяны җимергән шикелле, каты итеп күк күкрәп җибәрде. М.Әмир. Ай бөтен урамны, күк йөзен, өй түбәләрен ялт итеп балкыткан, җирдән энә табарлык иде. Ф.Садриев. Энә тишегеннән үтә торган Үткен, елгыр кеше турында. Башыңны ашаячак әле ул малай синең. Авызын ачып йөрми ул синең кебек. Энә тишегеннән үтә торган. Бөтенесен җайлап, көйләп өлгергәндер. Т.Миңнуллин. Энә төртерлек (төшәрлек, чәнчерлек) тә урын булмау Гадәттән тыш тыгызлык, кысанлык турында. --- вокзал эче төенле-капчыклы халык белән шыгрым тулы: энә төшәр урын да юк. Ә.Еники. Клуб эчендә энә төшәрлек урын булмаса да, бу әле – килгән халыкның өчтән бере генә. Н.Әхмәдиев. Энә төртерлек (төшәрлек, чәнчерлек) тә урын калмау к. энә төртерлек (төшәрлек, чәнчерлек) тә урын булмау. Вагон эчендә энә төртерлек тә урын калмагач кына --- бульдозерчы күкрәк кесәсеннән каралып беткән путёвкасын тартып чыгарды ---. А.Гыйләҗев. Энә түгел «Кечкенә әйбер түгел, югалса да табылыр» мәгънәсендә кулланыла. Гаскәр энә түгел, күренә. Ш.Рәкыйпов. Ничек болай, дип баш вата Зәй, кеше энә түгел бит төшеп югалырга? Менә нинди әйбәт кеше кинәт юк булды. Х.Камалов. Энә тыгарлык (ташларлык) түгел Бик тыгыз, еш нәрсәләр турында. Энә үтмәслек к. энә тыгарлык (ташларлык) түгел. Карчык килеп җиткәндә генә, егет таракны алып ыргыта, шуннан энә дә үтмәслек урман була. Әкият. Энә чаклы к. энә очы кадәр. Күңелләрдә кинәләр юк энә чаклы. Г.Афзал |