ЭМФА’ЗА и. гр. 1) әд. Төрле риторик фигуралар куллану, интонацияне үзгәртеп тору белән сөйләмнең тәэсирле, күтәренке рухта булуын тәэмин иткән алым. Заман формаларын контекстта өйрәнү нәтиҗәсендә аларның күпмәгънәлелеге, үзара бәйләнешләре, эмфаза --- буларак кулланыла алуы ачыклана. Татар грамматикасы 2) лингв. Кайбер тартык авазларны әйтүдә сизелә торган киеренкелек 3) Текстның аерым урыннарына игътибарны юнәлтү өчен, аларны берәр төрле – төс, курсив һ.б.ш. белән аерып күрсәтү алымы |