ЭМУ’ЛЬСИЯ и. лат. 1) Нинди дә булса сыеклыкның эреми торган кисәкчекләре белән туендырылган сыекча. Ә һәр ел саен чыгарылган нефтьтән 300 мең тонна шлам, 50 мең кубометрдан артык нефть катнашкан сулы эмульсия һәм башкалар калуын әйтмибез. Ф.Яруллин. Әгәр эретүчедә --- сыекча тамчылары йөзеп йөрсә, бу эмульсия була. Химия 2) Төгәл дозасы билгеләнмәгән сыек дару формасы 3) Фотографиядә кулланыла торган кайбер материаллар өстендәге яктылыкка сизгер катлам |