ЭМУЛЬГА’ТОР и. лат. Эмульсия әзерләүне җиңеләйтә, аны тотрыклыландыра, сыеклык тамчылары берләшүне булдырмый торган матдә (мәс., сабын, казеин, желатин һ.б. матдәләр). Эмульсиянең тотрыклылыгына ирешү өчен, аңа эмульгатор кертелә. Төзү материаллары. Өстәмәләр кушылмаган шоколадның төп ингредиентлары булып какао порошогы, какао мае, шикәр, эмульгатор (лецитин), хушисләндергечләр тора. Мәдәни җомга |