ЭМПИ’РИК II с. кит. 1) Эмпиризм карашларын эченә алган, эмпиризмга нигезләнгән, эмпиризмга бәйләнешле. --- бала уйлау-фикерләүнең югары дәрәҗәсенә – теоретик, образлы, диалектик фикерләүләргә, конкрет тарихи, эмпирик фикерләүләргә омтылырга, фикерләүнең әлеге алымнарының барысына берьюлы ия булырга тиеш. Ә.Хуҗиәхмәтов 2) Эмпириягә ( 1 мәгъ.) нигезләнгән. --- безнең фәнни әдәбиятта сәнгати фикерләүне танып белү процессының рациональ баскычыннан, эмпирик фактларны абстракцияләү актларыннан аерып карау очраклары күзәтелә. К.Гыйззәтов. Әсәрнең асылында, эмпирик (хисләр ярдәмендә) танып белә ала торган яшәештән тыш, камил яшәеш турындагы карашлар ята ---. А.Шәмсутова |