ЭМПИРИЗМ и. гр. филос. 1) Танып белүнең бердәнбер чыганагы бары тик тәҗрибә генә, дигән карашны алга сөреп, фәнни гомумиләштерүне, логик анализны кире кага торган фәлсәфи тәгълимат. Инглиз философлары Бэкон, Һоббс һәм Локк --- фәлсәфәдә эмпиризм тарафдарлары буларак, иҗатны хаклы рәвештә тәҗрибәләр нигезендә уйлап чыгару эшләре белән бәйлиләр. К.Гыйззәтов

2) кит. Теориянең, фәнни гомумиләштерүнең әһәмиятен танымыйча, аңа зыян китереп, фактларга һәм тәҗрибәләргә бирелгәнлек

3) Гамәли эшчәнлек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә