ЭМО’ЦИЯЛЕ с. 1. 1) Эмоциягә бай булган, тәэсирле, хисле. Шигырьнең сүз сәнгате булуын да онытырга ярамый. Ул тылсымлы эчке агышлы, эмоцияле, ачык һәм олы образлы булырга тиеш. Ә.Габиди 2) Эмоцияләре көчле чагылган, тыштан күренеп торган, эмоцияләрен яшерми торган, кайнар. Музыка язучыларның иҗат процессында күтәренкелек, гадәттән тыш эмоцияле халәт кичерүләре мәгълүм. К.Гыйззәтов. – Моннан соң ---, Хатип Госман күзенә азрак юлыгырга тырыш. Ул шундый инде, эмоцияле кеше, – диде И.Нуруллин. М.Гайнетдинов 2. рәв. мәгъ. Хисләнеп, эмоцияләрен тыймыйча; тәэсирле итеп. Әлбәттә, лекцияләрнең эчтәлекле булуы мөһимрәк. Ләкин аларны лектор эмоцияле итеп укый да алса, тагын да яхшырак. К.Гыйззәтов |