ЭМОЦИОНАЛЬ с. 1) Эмоцияләр белән бәйле, шул өлкәгә караган. Музыкада эмоциональ реакциянең ике ягы: шартсыз һәм шартлы рефлектор яклары бар. Кызыклы психология 2) Хис-тойгыларга бай, тәэсирле, кайнар; эмоцияләрне белдерә торган. Ул җыр сүзләренең тирән эчтәлеген, эмоциональ көчен ача белә. Ә.Айдарская. Совет Армиясенең бу уңышларын шагыйрь тирән эмоциональ кичерешләр белән, табигать күренешләре аркылы сурәтли. Г.Хисмәтуллин 3) Нечкә күңелле, матурлыкка, сәнгатькә, хискә сизгер. Шамилнең гомерлек хезмәте эмоциональ иҗат кешеләре – артистлар, язучылар, композиторлар белән үтсә, Ринат тормышының байтак өлеше рәсми кешеләр – төрле рангтагы җитәкчеләр, чиновниклар даирәсе белән бәйле. Әдәбият 4) Эмоциягә, хис-тойгыларга тиз бирелүчән, сабырсыз, тиз ярсучан, кызып китүчән |