ЭМИССАР и. лат. Аерым сәяси яки дәүләт оешмалары тарафыннан (күбесенчә яшерен эш белән) башка илгә җибәрелгән кеше. Ни майтарып йөри биредә Рәсәй президентының эмиссары? Т.Галиуллин. Чекист халкы һәрвакыттагыча артык уяулык күрсәтер: чүплек башларыннан, фәхешханәләрдән эзләр. Әмма шәһәр уртасында Махно эмиссары --- яшәп ятыр дип башына да китерә алмас. З.Фәтхетдинов |