ЭМИГРА’ЦИЯ и. лат. 1) Сәяси, икътисади, дини һ.б.ш. сәбәпләр аркасында бер илдән икенче илгә мәҗбүри рәвештә яки үз теләге белән күчеп китү. Элек вакытта революцияче эмиграция үзәге булган, --- Пасси кварталлары хәзер рус контрреволюциясе почмагына әйләнгәннәр. Г.Гобәй. Доктор Эренжен Хар-Даван – милләте белән калмык. «Чыңгызхан полководец һәм аның мирасы» дигән хезмәтен революциядән соң, эмиграциягә китеп, Югославиядә язган. А.Хәсәнов 2) Мәҗбүри рәвештә яки үз теләге белән күчеп китеп, ватаннан читтә яшәү хәле. Бер монда гына түгел, анда – эмиграциядә дә, Ленинча әйтсәк, шул ук развал, распад, идейно-политический разброд хөкем сөрә. Г.Ибраһимов. Эмиграциядәге бөтен гомерен татар халкының азатлык көрәшенә багышлап, үзенең туган халкы өчен җан атып, --- иҗат итеп, көрәшеп, батырлыкның да батырлыгын күрсәткән изге бөегебез ул безнең! Б.Рәхимова 3) җый. и. Күчеп китеп, чит илдә яшәүче кешеләр, эмигрантлар 4) физиол. Кеше яки хайваннарның кан тамырлары тирәсендәге тукымалар ялкынсынуы нәтиҗәсендә лейкоцитларның һәм эритроцитларның кан тамырлары тышчасы аша үтеп чыгуы |