ЭМИГРАНТ и. лат. Үз ватаныннан чит илгә мәҗбүри яки үзе теләп күчеп киткән кеше, эмиграциядәге кеше. Шул вакытта аңа ак эмигрант Гаяз Исхаков та котлау телеграммасы җибәрә. М.Галәү. Узган ел Истамбулда булырга туры килгән иде. Шунда бер эмигрант белән очраштык. М.Галиев |