ЭМБРИОНАЛЬ с. биол. 1) Эмбрионга хас; эмбрион хәлендәге. Эмбриональ үсеш беркадәр бу тарихи күренешне чагылдыра. Дарвинизм нигезләре // Эмбрион булган. Эмбриональ күзәнәк 2) күч. кит. Нинди дә булса үсешнең, процессның иң башлангыч, яралгы хәлендә булган. Х.Туфанның алда күзәтеп үткән язмаларында без шагыйрьнең беренче сызмаларында ук күп төрле үлчәм яралгылары очрап куюын, ахырдан шул эмбриональ (яралгы) үлчәмнәрнең тик берсенең генә файдаланылуын күреп үттек. Н.Юзиев. Җәмгыятьтә, эмбриональ хәлдә булса да, демократик чалымнар барлыкка килде. Р .Фәйзуллин |