ЭМБРИОН и. гр. 1) Организм үсешенең иң башлангыч чоры; яралгы. Камерада эмбрионның үсеше өчен кирәкле температура һәм дымлылык саклана. Биология. Эмбрион үсешенең билгеле бер стадиясендә [умырткалы хайваннар] миенең ике кисәге башка өлешеннән аерылып чыга да акрынлап күзләргә әверелә. Кызыклы физиология

2) күч. кит. Нинди дә булса әйбер, фикер, идея һ.б.ш.ның башлангычы, яралгысы. Безнең авыл халкында бүгенге промышленность тармакларының бик күбесе эмбрион хәлендә элек-электән яшәгән. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә