ЭМБА’РГО и. исп. 1) Дәүләтнең башка ил тарафыннан алтын, валюта яки кайбер товарлар (мәс., корал) кертүне яки чыгаруны рәсми тыюы. Бу мәсьәләне дипломатик каналлар аша да хәл итәргә тырышып караганнар, әмма зур акчаларга килеп терәлгәч, халыкара санкцияләрдән курку да бетә, дөньяның кайнар нокталарына салынган эмбарго дигәннәре дә онытыла. Р.Мирхәйдәров 2) Төрле сәбәпләр аркасында чит ил дәүләтләренең судноларын, товарларын портка кертми яки порттан чыгармый тору 3) Халыкара иминлеккә куркыныч тудырган дәүләткә карата коллектив репрессив чара, басым ясау формасы буларак аның белән сәүдәне тыю |