ЭМАНСИПА’ЦИЯ и. лат. Бәйлелектән, изелүдән, юк-барга ышанулардан, хорафатлардан азат булу; чикләрне бетерү, хокукларны тигезләү. Ә менә хатын-кыз депутатлар бу съездда аз булган: нибары 21 кеше. Эмансипация, күрәсең, әле уянып кына килгән чор... Р.Фәйзуллин. --- [пропаганда] наданлыкны бетерү өчен көрәш, хатын-кыз эмансипациясе, яшүсмерләргә урамның начар йогынтысы да бар. Р.Сверигин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә