ЭМАЛЬ и. фр. 1. 1) Тышкы тәэсирләрдән саклау өчен, металл әйберләрне каплап, яндырып ныгытыла торган пыяласыман ялтыравык масса 2) Шундый масса белән бизәк төшереп, каплап сәнгать әйберләре ясау ысулы; шуның төрләре. Көндәлек тормыш әйберләренә эмаль, глазурь, төрле төстәге лаклар төшерү, чигү, ташка, бамбукка, фил сөягенә сырлап (уеп) бизәкләр ясау кебек эшләр башлана. К.Гыйззәтов 3) Шундый масса белән капланган, йөгертелгән, ялтыратылган әйбернең үзе 4) Керамика әйберләрен каплый торган глазурь, ялтыравык катлам. Пётр килә: Митрийның идән тулы, өстәл асты тулы бала, ишек катында яшел эмаль тышлы саплы чүлмәк кенә ике-өч. М.Мәһдиев 5) полигр. Челтәрле клишеның кислотага бирешми торган пыяласыман өслеге 6) анат. Тешнең тышкы ягын каплап алган, нигездә минераль тозлардан торган, ялтыравык ак каты катлавы. --- тешләр бик каты эмаль белән капланганнар. Зоология. Ул [фторлы паста] – кариес булдырмауда һәм тешнең эмален саклауда иң нәтиҗәле чараларның берсе. Юлдаш 7) Хуҗалыкта кулланыла торган тиз кибүчән ялтыравык буяу төре 2. с. мәгъ. к. эмальле ( 1 мәгъ.). Эмаль чәйнек белән чәй дә кайнатып керттем ---.Ә.Еники. Операция сестрасы зур ак эмаль тазга шалтыратып инструментларны тутыра башлады. М.Маликова. Зәнфирә аракыны эмаль кружка төбенә салды. Ф.Садриев |