ЭМ ы. 1) Сузыбрак әйтелеп, икеләнүне, гаҗәпләнүне, шикләнүне, ышанмауны, килешмәүне, янауны һ.б.ш. белдерә. [Лариса]: Эм... Менә ничек! Әдәбият түгәрәге оештырганнан соң, син гел поэзия теле белән генә сөйли башлагансың икән. Т.Гыйззәт. Гази, --- кашыктагы балык шулпасын авызына китерү белән, янә аваз салды: – Эм-м-м!.. Телләрне йотарлык булган ич бу, Гаделша бабай. М.Хәсәнов 2) Сөйләшкәндә нәрсәне дә булса әйтергә авырсынып, уңайсызланып калуны белдерә. Гәрәй ни әйтергә белмичә бераз уйланып торганнан соң: – Эм... болай гына, – дип, ык-мык итеп куйды. С.Сабиров |