ЭЛҮ ф. 1) Әйберне салындырып, асып кую. [Җәмилә] аптырагач, аргы очның чишмә суы яхшы, дигән сәбәп белән, чиләкләрен яшел көянтәсенә элеп, почта буеннан әйләнеп килде. Ф.Яхин. Каршыдагы кибет витринасына бик матур күлмәк элгәннәр. А.Хәсәнов. Интернат эшеннән бушауга, Әлфинур керләрен юып чыгарып элде. З.Фәйзи

2) Бәйләп, беркетеп, салындырып калдыру. Ирләре һәлак булган хатыннар, кара хәбәргә әле дә ышанмыйча, эчке бер өмет белән, өянке ботакларына үзләре чиккән кулъяулыкларны элделәр. М.Галиев

3) Вертикаль өслеккә беркетү. Аннан соң, доктор кушуы буенча, «Дневальныйның хәлен белү өчен каютага керергә ярамый» дип язып, ишеккә белдерү элде. М.Юныс. Район аптекасыннан кирәкле даруларны һәм инструментларны сатып алды, хәтта пыялага «Язтургай медпункты» дигән язу да язып элде ---. Ш.Бикчурин

4) Тагу, беркетү. Исламнурның бары тик яхшылык кына тулган киң күкрәгенә ике ел саен орден юкка гына элмиләр шул! А.Гыйләҗев. Тагын нишләргә кирәк соң? --- Ә-ә, йозакны элергә кирәк. Бикле дип уйласыннар. Р.Зәйдулла

5) Берәр җиһаз, аппарат һ.б.ларның алына торган өлешләрен урынына кайтару, кую. – Ярый алайса, үз вакытым белән килеп чыгармын, хушыгыз! – дип, трубканы элде. З.Дәүлитов. Мин кайдан, кем шылтыратуын сорагач, җавап бирмичә, телефон трубкасын элеп куйды. С.Сабиров

6) Нәрсәне дә булса берәр әйбернең очына гына эләктереп алу. Балкашык очына гына элеп, әз генә тоз салды. Р.Батулла. Кунак тирән итеп сулады да шытырдатып кыяр чәйнәргә кереште, ипи белән йомырка тәбәсе элеп капты ---. Ф.Садриев

7) сөйл. Ничек туры килсә шулай, тиз генә, туры килгән теләсә нәрсәне кию. «Тагы ниләр майтарды икән инде?» – дип, өстенә йон кофтасын киеп, аягына тирән галошын гына элде дә --- югары очка ашыкты. А.Вергазов. Ә кунак исә, аягына элеп алган йомшак чүәкләрне өстерәп, янә балконга чыгып басты. Э.Касыймов

8) Гомумән кию. Якыная башлагач, мин аның аксак икәнлеген һәм киң, җәлпәк борынына кысасы тузып, җеп белән уратылып беткән күзлек элгән булуын күреп алдым. А.Гыйләҗев. Ә монда йокы урынына, түләнмәгән бурыч кебек, Урмановның ясалма маска элгән йөзе күз алдына килә ---. Т.Галиуллин

9) Кидерү. Җик мәргән җәясенә ук артыннан ук элде. М.Хәбибуллин. – Менә, акыллым, сине хөрмәтләвемнең бәләкәй генә бер билгесе булсын, – диде дә Мортаза хатынының бармагына бик тә нәфис йөзек элде. К.Тимбикова

10) Эләктереп алу. Малай, күзен елтыратып, кача башлаган иде, Зиннур аның җилкәсеннән элеп алды. А.Гыйләҗев. Карчыга бәпкәне элгән

11) Элгеч белән бикләү. Шәйхи хәлфә ишекне эчтән элде. М.Мәһдиев // Келәне махсус эшләнгән элгеченә эләктерү. Ишекне бикләгәч, ул урамга чыгып капканы элде. З.Мәхмүди

12) сөйл. Нәрсәгә дә булса ут алдыру, яндыру. Әкълимә карчык почмак тирәсендә кайнаша, кулларында савыт-саба уйный, учагына ут та элгән. Н.Хәсәнов. Солтан ул нык, коры имән утыннарын яңа урынга учак итеп тергезде, аларга нарат ботакларын өстәде, чыра телеп, ут элде. Ә.Гаффар

13) неол. Берәр мәгълүматны сайтка, порталга һ.б.га урнаштыру

14) күч. Тиз генә алу, каптыру, урлап алу, чәлдерү. Тычкан --- үзе кеби кечкенә генә бер ит кисәген элде дә алды-артына карамый сызды. Г.Тукай

Элеп алу 1) Сүз белән каты һөҗүм итеп, тиргәп, хурлап ташлау. Сары кашлы, сипкелле битле чандыр гына бер хатын, урыныннан торып, тегеләрне элеп алды. Г.Толымбай. – Аптырыйм, җан да бар икән үзегездә! – дип элеп алып китте ак чырай янәшәсендә җәелеп утырганы. Р.Мулланурова; 2) Берәр мәсьәләне тотып алып, шул турыда сөйләп китү, дәвам иттерү; 3) Ялмап алу, янып китү. Элеп алып Җиңел, кызу адымнар белән атлап, чабып. Шәмсинең сикереп менүе булды, атлар тагын элеп алып чаба башладылар. Г.Бәширов. Элеп алып селкеп салу 1) Кешенең яманатын, гайбәтен сату. – Мине яклап чыкканың өчен… рәхмәт. Шулай шул, кеше теленә бер эләксәң, элеп тә алалар, селкеп тә салалар, – [диде Талия]. М.Маликова; 2) Бик каты ачулану, пыр туздыру. Үзен дә элеп алып селкеп салдылар: – Әй, Әхмәт түгел, зәхмәт булдың әле син!.. М.Хәсәнов. Элеп киптергән кебек (-мени, шикелле) Бик ябык, арык. Бүлмәгә биш малай урнаштык. Беребез – элеп киптергән балык кебек юка йөзле, иләмсез күзлекле мишәр малае --- [иде]. Р.Вәлиев. Миңа, теге дөньядан кайткан адәмгә карагандай, күзен чекерәйтеп карап торды да, коты очып: – Бөтенләй корышкансың, элеп киптергән кебек булгансың. Г.Мөхәммәтшин. Кайчагында --- әйтеп китәм ---, кайнар ризык пешер, дим. Юк бит, --- я духовкага бәрәңге тәгәрәтә, я булмаса, кабыгын да әрчемичә, ярып кына табага куя. Шуңа күрә әнә үзе дә... элеп киптергәннәрмени! Г.Шәрәфи. Элеп тә бирмәү Тыңламау, игътибар итмәү. Аңлаган кешегә бик аңлаешлы итеп әйтә дә бит, юк! Әнә элеп тә бирми, таш сын кебек катып тик тора. М.Хәсәнов

Элә башлау Элергә тотыну. Ул өй алдында пәлтәсен элә башлый, тик элә алмый. Х.Ибраһим. – Артык, син кем атларын урладың? – дип эндәште аңа Җик, ә үзе җәясенә ук элә башлады. М.Хәбибуллин

Элеп бетерү Барысын да, беткәнче элү. Гөлйөзем, керләрен янбакчадагы бауга элеп бетереп, ишегалдына чык[ты] ---. З.Хөснияр. Шул искелекне томаларга тырышыптыр, стена тутырып плакат, таблицалар, лозунглар элеп бетергәннәр иде. А.Гыймадиев

Элеп кую Элгән хәлдә калдыру; алдан элү. Куркынычсызлык каешын элеп куйганда, ялгышмы, ирексездәнме, алдан уйланылганчамы, кулы кызның күкрәге өстеннән үтте. Т.Галиуллин. Бүлмәнең ишеген эчтән элеп куйганнан соң, Билал байтак кына вакыт, әнә шуларны күздән кичерә-кичерә, бер хәрәкәтсез тыныч кына басып торды. М.Вәлиев

Элеп чыгу Башыннан ахырына кадәр, бер-бер артлы элү. --- буш кадакларга киемнәрне элеп чыктылар. Р.Батулла. Әгәр ул бөтен шәһәр буенча белдерүләр элеп чыкса? Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә