ЭЛПӘЛӘНҮ ф. Элпә белән каплану. Таң атты, карыйбыз – елга өсте юка боз белән элпәләнгән. М.Мәһдиев. Бу сүзләрдән Әминә Хөрмәтовнаның төсе үзгәрде, күзләре элпәләнде. Ф.Яруллин. Күксел күләгәләр бишегендә Элпәләнә бәллүр яктылык. Х.Бәдигый Элпәләнеп тору Әле, хәзерге вакытта элпәләнү. «Моржлар» боз белән элпәләнеп торган салкын су аркылы аркан да тартышты, әлеге бәйгедә матурлык җиңде: гүзәл затлар эһ дигәнче баһадирларны суга тартып төшерде. Әлмәт таңнары |