ЭЛПӘ’КАНАТЛЫЛАР и. күпл. зоол. Ике пар үтәкүренмәле элпә канатлары булган, авыз аппараты кимерүгә яки кимереп ялауга көйләнгән бөҗәкләрнең 300 меңләп төрен (бал кортлары, шөпшәләр, кырмыскалар, мөгезкойрыклар һ.б.) берләштергән отряды; русчасы: перепончатокрылые. Элпәканатлыларның күп кенә вәкилләре кеше өчен файдалы һәм табигатьтә зур әһәмияткә ия. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Элпәканатлылар арасында иң кызыклылары – күмәкләшеп яшәүче кырмыскалар, бал кортлары, шөпшә һәм төклетуралар. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә