ЭЛПӘ и. 1) Тере организмнарда тышча яки пәрдә функциясен үти торган яры. Үзенең [Су анасының] аяклары артка таба карап тора икән, элпәсе дә бар, ди. Ф.Яхин. Казан татарлары фольклоры лекцияләрендә бу мифологик җан иясе турында болай диелгән: «Колак анасы» турында болай дип уйлаганнар: алар әйтүенчә, колак эчендә, барабан элпәсе артында, «Колак анасы» яши, ул кайвакыт үз урыннан күчәргә мөмкин; ул вакытта кешенең колагы авырта торган була ---». Г.Рәхим 2) к. эмаль ( 6 мәгъ.). Теш элпәсенә зыян килмәсен өчен, гранат суын эчкәннән соң, авызны гади су белән чайкау яхшы. Якты юл 3) Берәр нәрсәнең юка катлавы. Яшь юкә кабыгын суеп алып, өске кара элпәсен юнып төшерәсең дә аны тар-тар гына тасмаларга теләсең. М.Әмир. Карыйсың: бераздан, язгы кичнең юка бозы шикелле, яраның өстен күренер-күренмәс юка гына элпә тартып, чыйратып та өлгергән... Г.Бәширов . – Су өстен нефть элпәсе каплагач, балыкларга кислород җитми, дип укыганым бар, – диде Таймас. А.Тимергалин 4) күч. Берәр нәрсәне каплап, ышыклап торган, томан, төтен кебек үтәкүренмәле нәрсә; өртү. Баеп барган кояш та, сыек зәңгәр элпә белән өретелгән күк тә аларныкы ---. А.Гыйләҗев |