ЭЛМӘКЛӘ’Ү ф. Элмәк ясап бәйләү. Бауның бер очын элмәкләп, икенче очын капка түбәсе аркылы эчкә ыргыттылар. М.Галәү. Сүбәдәй ыштанын киде, бавын элмәкләде һәм кызның җәйрәп ятуын күреп курка калды. М.Хәбибуллин. Эт тартылып баруын кинәт акрынайтты – картның кулына элмәкләп киертелгән каеш бушады. М.Хуҗин

Элмәкләп кую Элмәкләнгән хәлгә китерү. Өстәл теннисы шарын кайчы очы белән тишкәннән соң, шырпы кисәгенә кара җеп бәйләп шар эченә үткәрәләр дә калган очын элмәкләп куялар. Р.Гарифуллин. Шуннан 1,5 метр җеп сүтеп алып, орчыкка элмәкләп куябыз. Сөембикә

Элмәкли башлау Элмәкләргә тотыну. Барсуков тимер тросны бөгеп, элмәкли башлады. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә