ЭЛМӘК и. 1) Бау, шнур, җеп, каеш һ.б.ш.ның очларыннан тартып кысарлык, тыгызларлык, буарлык итеп бәйләнгән өлеше. Байтирәк, --- кәүсә әйләнәли уратып, сүс бауга элмәк ясый башлады. М.Гомәров. Абыйсы бауның очына элмәк ясаган. Бар көченә селтәнеп упкын аша ыргыткан да кыяга эләктергән. Ф.Тарханова

2) Кошларны, вак җәнлекләрне аулаганда кулланыла торган, бер өлеше кысылып, тыгызланырлык итеп бәйләнгән кыл тозак. Шулчак Яшь бүренең муенына элмәк килеп төшә дә буып ала. Т.Миңнуллин . --- көтүче алдан ук әзерләгән элмәкле арканын селтәп җибәрүе булган, элмәк койрыксыз бүренең муенына килеп тә эләккән. Ф.Яруллин

3) Берәр әйберне кулга алу, тотып йөрү, куллану өчен җайлап, аңа тотка, сап урынына беркетелгән бау, каеш. Беләзегенә киелгән каеш элмәккә ияреп, камчы артыннан Хәмзә дә атыннан егылып төште. Т.Нәбиуллин

4) Бантлап бәйләнгән төен. Изүләре элмәкләр белән бәйләнеп куела торган ак күлмәк өстеннән соры төстәге шыксыз халат киеп җибәргән. М.Хәсәнов

5) Йомык яки ярымйомык кәкре формасындагы әйләнмә хәрәкәт һәм шул хәрәкәт нәтиҗәсендә хасил булган йомык яки ярымйомык сызык. Кояш нурлары көзге кебек шома су өстенә төшеп күзне чагылдыра, вак балыклар исә элмәк ясап сикергәли. Н.Каштанов. Очыш картасына күз төшереп алды ул тагы бер кат. Бу юлы шактый ук катлаулы элмәкләр ясау һәм һөҗүм тактикасын кабатларга тиеш иде ул. Р.Мөхәммәдиев

6) спорт Һавада баш аша әйләнеп, элеккеге торышка кайтудан гыйбарәт булган акробатик сикерү

7) Буталчык хайван эзе (күбрәк куян эзләре тур.). Хәйләкәр ул куян, төлкедән дә хәйләкәррәк. Юлны тиз саташтыра. Өнгә ятар алдыннан әллә нинди элмәкләр ясап бетерә. М.Рәфыйков. Ике бүре, элмәкләр ясый-ясый, башларын югары күтәреп пошкырып торучы буйволлар һәм сыерлар арасына килеп керделәр дә аларны икегә аердылар. Р.Вәлиев

8) Төймәне, каптырманы эләктереп кую өчен, киемнең тышкы ягына тегеп куела торган, төймә өчен тишеге булган лентадан гыйбарәт яки бау, җеп, шнур кебекләрдән үреп ясалган тасма, нечкә тимерчыбык яки чылбыр рәвешендәге деталь. --- әмма кызый --- сул кулы белән аркасына үрелде һәм, күз ачып йомганчы, гәүдәсен сәдәфләрдән, элмәкләрдән азат итте. М.Мәһдиев. Бәрәңгенең шәмәхә я ал төстәге чәчәкләре белән королеваларның камзул элмәкләрен бизәгәннәр. Ботаника

9) Чалбарда һ.б.да билбауны аркылы үткәрү өчен тегелгән материя кисәге. Толстовканың бөкләнеп, түгәрәкләнеп беткән чүпрәк билбавы алдан китереп эләктерелмәгән, кабырга тапкырына тегелгән ике элмәк аркылы гына үткәрелеп, артка бөкләнгән дә ике очы бергә китереп --- бәйләнгән. М.Әмир

10) Өске киемне элеп куяр өчен, аның эчке ягына тегелгән кыска тар лента рәвешендәге элгеч. Пинжәгемне, элмәгеннән эләктереп, егетләрчә иңбашыма салганмын. Ә.Гаффар . Пәлтәмнең юк кием шкафына Элеп куяр өчен элмәге. М.Фәйзуллина

11) Берәр нәрсәне эләктереп тарту яки әйбер элеп кую өчен башы кәкре тимер яки агач корал; ыргак. Баһадир краннар, элмәкләрен җилдә чайкый-чайкый, сәламләп каршылыйлар. Н.Гыйматдинова. --- урамнан кабаланып килеп кергәч, ике өй арасындагы өйалдында аркылы матчадагы элмәккә эленгән чиләкне күреп, шундагы сөтне чөмерә. К.Миңлебаев

12) к. элгеч ( 4 мәгъ.). Егерме дүртенче августта милиционер Даниленко белән бергә алтынчы маршрут буйлап барганда, --- Яңа шәһәрдәге икмәк кибетенең тимер элмәге йозагы-ние белән суырып алынганын күрдек. М.Насыйбуллин. Капка тимерләре алып килгәнием. Зур капкаң ачылмый бит, салынып төшкән, элмәктә генә асылынып тора. Ф.Сафин

13) к. элгеч ( 1 мәгъ.). Элмәккә сөлге, алъяпкыч эленгән. Р.Фәттахова. Өстәл өстеннән паспортын алып, ятак өстендәге элмәккә эленгән костюмының куен кесәсенә тыгып куя. Р.Гаязетдин

14) Җептән бәйләнгән әйбердәге күз, күзәнәк. Бәйлим әле күлмәкләр. Җеп йомгагын кием итә «Күзләр» дигән элмәкләр. А.Юнысова. Бишенче-алтынчы класста укыганда, кыз балалар өчен тегү-чигү түгәрәге оештырып, энә тотарга, элмәк ясарга, чигәргә дә өйрәткән класс җитәкчебез Тәнзилә апа Сиразованы онытырга мөмкинме? Х.Гафарова

15) Буып үтерү өчен ясалган җайланма; гомумән үлем җәзасы; үлем. Халык тели – үтәлә бу теләк… Мәлгунь Мюллер бугазында элмәк, Дар агачы аны селкетә. Ф.Кәрим. Моны дар агачы янына алып килгәннәр. Җәллад баудан элмәк ясагач, чегән ялварырга тотынган. Р.Вәлиев

16) күч. Кемне дә булса кулга төшерү, эләктерү өчен ясалган төрле хәйләләр. Күрде Дастан кызның «элмәк» атканын, Үзенә һәр чәче җанны тартканын. Ә.Фирдәүси



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә