ЭЛМӘ и. бот. 1. Элмәчәләр семьялыгыннан юан кәүсәле, җәенке ябалдашлы, кыйммәтле үзагачлы биек агач; карама; русчасы: ильм, вяз. Аларны кычыткан һәм кузгалак ашы, юкә яфрагы һәм элмә кайрысы белән тамакларын туйдырып, үлемнән алып калучы да --- Айсылу үзе иде. Г.Әпсәләмов. Элмә – тәгәрмәч тугымына, чана табанына китә, дуга бөгәргә. М.Мәһдиев

2. с. мәгъ. Шул агачтан эшләнгән. Атларда элмә дугалар. Элмә бөгәлҗә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә