ЭЛЛИ’ПТИК с. гр. 1) мат. Эллипс булып торган; эллипс шәкелендә булган, эллипс формасындагы. Баллистиклар исәпләп чыгарган эллиптик орбита бар. Галәмгә юл. Кайбер күперләр эллиптик, гиперболик яки параболик формада эшләнәләр. Югары математика нигезләре 2) лингв. Сөйләмдә үзеннән-үзе билгеле сүзне төшереп калдыруга нигезләнгән; составында эллипсис булган. Шунысын әйтеп узарга кирәк: мондый типтагы җөмләләр аерым галимнәр тарафыннан эллиптик төзелмәләр буларак та каралалар. Г.Нәбиуллина. Фразеологик әйтелмәләрнең лексик составы кыскару нәтиҗәсендә эллиптик формалар яки факультатив компонентлар барлыкка килә. Татар лексикологиясе |