Э’ЛЛИПСИС и. гр. лингв. Сөйләмдә үзеннән-үзе билгеле булган сүзне яки кушымчаны төшереп калдыру күренеше (мәс., курыкканга куш күренә диясе урынга курыкканга – куш дип әйтелә). Лексик эллипсис дип, кушымчалы сүздән – кушымча, сүзтезмәдән бер сүз төшереп калдырылуны атыйлар. Р.Әхмәтьянов. Еш кына ул фикерне әйтеп бетерми, сөйләмне кыскарту – эллипсис алымы куллана. В.Хаков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә