Э’ЛЛИПС и. гр. 1) мат. Туры конусны яки цилиндрны яссылык белән кисү нәтиҗәсендә барлыкка килгән йомык кәкре сызык. Ә планеталар? Алар ни өчен тәртипсез рәвештә хәрәкәтләнмиләр, бәлки эллипс буенча әйләнеп йөриләр? Җ.Тәрҗеманов. Эллипс, гипербола һәм парабола – борынгы грек галимнәре тарафыннан яхшы өйрәнелгән кәкреләр. Югары математика нигезләре

2) Нәрсәнең дә булса шундый йомык кәкре сызыкны хәтерләтә торган контуры. Кояш --- күлнең бер башыннан икенче башынача, сәер эллипс хасил итеп, сабыр гына йөзеп чыга ---. К.Миңлебаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә