ЭЛИТАР с. 1) Элита ( 3 мәгъ.) өчен билгеләнгән, элитага дигән. Элитар сәнгать ул – аерым бер катлау, бер төркем өчен генә хезмәт иткән сәнгать. Н.Гамбәр 2) Элитаны тәшкил иткән; элитадан торган. Мондый элитар катлам, интеллектуаль хезмәт кешесе хакында, белгәнегезчә, бездә әсәрләр аз языла. М.Вәлиев. Көчле милләт һәрвакыт үзенең элитар кешеләрен саклый, аларны үстерә ---. Р.Сибат 3) Камил дәрәҗәгә җиткерелгән; нәзакәтле, нәфис, нечкә |