ЭЛИ’ТА и. фр. 1. 1) а.х. Аерым үсемлекләрнең яки хайваннарның селекционерлар тарафыннан яңа сортлар һәм яңа нәсел чыгару өчен сайлап алынган иң яхшы төрләре һәм токымнары 2) Культуралы үсемлекләрдән орлык җитештерүче хуҗалыклар һәм селекцион станцияләр тарафыннан чыгарылган югары сортлы орлыклар. Шушы посёлок урнашкан басуга гәрдәлеләр азаккы тапкыр борчак чәчкәннәр иде. Сортлы борчак – элита иде! Э.Касыймов 3) Җәмгыятьнең иң күренекле вәкилләре, сайланма өлеше; югары катлау. Ну, чын хисләр хәзер аерым бер элитага гына хас. Ә.Баян. Комсомол элитасында кабул ителгән шартларны үти алмасаң --- халык хуҗалыгына озатылуыңны көт тә тор. Т.Галиуллин 2. с. мәгъ. 1) Элита ( 3 мәгъ.) булып саналган; элитар . Алар ничектер «әдәбияттагы исем генә әдәбиятта булырга тиеш» дип уйлыйдыр кебек. Шуңа күрә хәзер элита исемнәр барлыкка килде. Х.Сарьян 2) Элита ( 1 – 2 мәгъ.) булып саналган; элит . Ул туп-туры әйтә, элита орлыклар белән һәр хуҗалык үзен үзе тәэмин итәргә тиеш, ди. Н.Гамбәр 3) Сайланма, иң югары сыйфатлы; шәп |