ЭЛИКСИР и. гар. 1) Үзенең составында, төрле төнәтмәләрдән тыш, дару, хушисләндергеч һ.б. матдәләр булган, медицина һәм косметикада кулланыла торган сыекча. Кибеткә тирләүгә каршы бер сум ун тиенлек бер сыеклык кайткан иде – аңа рәхәтләнде, бераздан «Зубной элексир»га күчте, аннан – көя даруына. М.Мәһдиев

2) Урта гасыр алхимиклары күзаллавынча, мәңге яшьлек эчемлеге, тереклек суы. Күпме хыялый яшәгән Эзләп элексир! Имеш, табылган ул, ләкин Булган элек сер! Х.Бәдигый. --- бүген, нәфис затны яшәртү өчен, медицина өлкәсендә дә, косметологиядә дә берсеннән-берсе яңарак ысуллар, «яшьлек элексир»лары уйлап табыла. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә