ЭЛИ’ЗИЯ и. лат. лингв. Сүз ахырында килгән сузыкның икенче сүзне башлаган сузык аваз алдында төшеп калуы (мәс., керә алмыйм урынына кералмыйм, түлә әле урынына түләле). Компонентларның берсе чагыштырмача кыска сузык булганда да элизия күренеше була: юкмы әллә? [йукмәллә]. Татар грамматикасы. Кушма сүзләр ясаганда барлыкка килгән элизия күренеше, гадәттә, орфографиядә дә чагылыш таба. Ф.Сафиуллина, М.Зәкиев |