ЭЛЕУТЕРОКОКК и. лат. бот. Аралиячәләр семьялыгыннан Ерак Көнчыгышның катнаш ылыслы урманнарында үскән, тамырыннан дару ясала торган куакчыл үсемлекләр ыругы. Аручанлыктан энәле элеутерококк төнәтмәсе файдалы. Сөембикә. Биостимуляторлардан эт җиләге, женьшень, радиола, элеутерококктан әзерләнгән төнәтмәләр кулланырга киңәш ителә. Сәламәт булыйк!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә