ЭЛЕНҮ ф. төш. юн. к. элү. Дәү апаның --- салынып төшкән иңбашларына борчак-борчак бизәк төшерелгән аксыл зәңгәр күлмәк эленгән. Р.Мөхәммәдиев. Керфек очына эленгән яшь тамчыларын кул аркасы белән сыпырып төшерәм дә буш урам буйлап йөгерәм. М.Галиев Эленеп калу Эленгән хәлгә килү. Җиңел генә калтыравык бөтен тәннән йөгереп узды да бармак очларында эленеп калды. Г.Әдһәм. Акбай, борын төбендә эленеп калган шул исне хәтерендә калдырырга теләгәндәй, озак кына һава иснәп торды. Язмышлар яңарганда Эленеп тору Озак вакыт яки даими эленгән хәлдә булу. Каракучкылланып килгән болыт бер якка да авышырга теләмәде, нәкъ авыл өстендә эленеп торды. Р.Мөхәммәдиев. Түбән Кама эчке эшләр идарәсендә әлеге сигнал гаять җитди кабул ителә. Чөнки соңгы бер-ике ай эчендә генә дә шәһәрдә 10 нан артык фатир басу очрагы ачылмыйча эленеп тора. Мәдәни җомга |