ЭЛЕНКЕ’-САЛЫНКЫЛЫК и. Оешмаганлык, ялкаулык, көч куймый гына, өстән-өстән генә, аннан-моннан гына, теләр-теләмәс эшләү рәвеше. Бераздан, --- капитан Фёдор Петрович сүз сорагач, Нәзифә эсселе-суыклы булып китте: эштә эленке-салынкылыкны --- сөймәгән таләпчән карт елгачы, менә хәзер бөтен команда алдында тиргәп, оятлы итәр төсле тоелды. С.Сабиров. Һәр эштә дә, сүздә дә тәртип. Эленке-салынкылык юк. К.Тимбикова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә