ЭЛЕНКЕ’-САЛЫНКЫ рәв. 1. 1) Теләр-теләмәс, күңел бирмичә, көч куймый гына, тырышмыйча, өстән-өстән, аннан-моннан гына. Әмир, өлкәннәр җитдилеге белән: – Эленке-салынкы укысаң, сиңа да югары уку йорты тәтемәс. Т.Галиуллин. Эленке-салынкы йөрүчеләр күбәйде. Халык күмәк эшкә элеккечә дәртләнеп кушылмый иде инде. Н.Гыйматдинова 2) Билгеле бер максатсыз гына. Эшкә килгәч тә бригада беркавым эленке-салынкы йөри, тарта, гәп суга. А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. 1) Эленеп-салынып торган. Урман, төнге йокысыннан уянып, эленке-салынкы ботаклары белән кыштырдый вә шыпырт кына сөйли башлады. Ф.Әмирхан. Бар маллары хатыннарының күлмәкләренә, --- әллә нинди эленке-салынкы чүпрәкләренә кереп беткәнгә күрә, ирләренең --- җәмәгать эшләренә сарыф итәргә бер тиен акчалары да булмый. М.Гали 2) Болытлы; сүрән, явар-яумас. Хәер, иртәсе дә караңгы чырайлы, эленке-салынкы түгел, бик ягымлы, бик тә ямьле булып, матурланып килә иде. Г.Бәширов. --- авылыбыз күген Ибрай абзыйның иске толыбы сыман эленке-салынкы болытлар томалаган. Ш.Маннапов. Көзнең эленке-салынкы көннәре 3) Эшлексез, ялкау, максатсыз болганып йөрегән (кеше тур.). Табигать бушлыкны --- нәрсә белән, кем белән тутырыр соң? Чүп-чар, эленке-салынкы кешеләр беләнме? Х.Камалов 4) Хәлсез, дәртсез. Кояшның --- эссе нурлары әллә нинди бер ару-талчыгу тойгысы биреп, кешеләрне эленке-салынкы бер хәлгә төшерәләр ---. М.Галәү. Нишләргә белмәүдән аптыраганнан гына Рәхим, урыныннан кузгалып, эленке-салынкы адымнар белән станциягә таба атлады. А.Вергазов 5) Төшенке, күңелсез, басынкы. Белә, күрә Динә: Баязитның дөньяда гаме юк, эленке-салынкы кәефенең очы Сайра белән алкаларда икәнен дә сизенә! Н.Гыйматдинова |