ЭЛЕМТӘЧЕ и. 1) Элемтә хезмәткәре. Ә мин шул чакта тоттым да кыска сроклы элемтәчеләр курсына язылдым. Ә.Еники. Элемтәчеләр ашыгып тимерчыбык суза, антенна күтәрә. И.Гази 2) Арадашчы. Без – Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында буталып калган, әмма чын дәүләтчелеге булса, ике арада --- элемтәче булырга тиешле халык. Т.Галиуллин. – Өченче куяныбыз – Миша исемле теге малай. Тычинкинаның улы. Алар [җинаятьчеләр] аны элемтәче итеп йөртәләр булса кирәк, – диде ул. М.Насыйбуллин |