ЭЛЕМТӘ и. 1) Үзара мөнәсәбәтләр; аралашу; бәйләнеш. Алардан соң, институтта эшләмәсәләр дә, ректорга мөнәсәбәте булырга мөмкин шәхесләр, әйтик, райпо рәисе --- якындагы совхоз, колхоз хуҗалары белән элемтәләр тикшерелде. Т.Галиуллин. Моннан бик күп еллар элек ул, кайнанасы белән килешә алмыйча, дөнья күчереп ызгышып, имчәк баласын ташлап киткән булган икән. Шул китүдән Факиянең эзе югалган, ул яклар белән элемтә өзелгән. М.Мәһдиев 2) Кем белән дә булса якынлык, эчке бердәмлек, үзара аралашу нигезендә туа торган бәйләнеш. Октябрь стачкасында Россиянең төрле милләт эшчеләре арасындагы элемтәләрнең ныгуы күренде. СССР тарихы 3) Дусларча, иптәшләрчә яки ниндидер бер эш буенча бәйләнеш, аралашу, хәбәрләшү күренеше. – Безгә элемтәне дәвам итәргә кирәк, --- диде Бакый, янәдән шаян тонга күчте. М.Маликова // Аралашкан кешеләр. Гаиләм, җылы почмагым, тыныч тормышым, яшәү дәверендә барлыкка килгән элемтәләрем – барысы да түбәндә калды. М.Юныс 4) Турыдан-туры аралашуы булмау сәбәпле, берәр кеше яки берәр нәрсә аша башка берәү белән бәйләнештә булу, хәбәрләшеп тору күренеше. Бу хат менә шул ике арадагы элемтәне башлап җибәрү теләге белән языла. Арадагы бәйләнешне өзмичә, һаман хат язышып торсак, шәп булыр иде. М.Җәлил. Кеше тышкы дөнья белән «сакчы пункт» аша элемтәдә була. Кызыклы психология 5) Ерактан торып аралашу, хәбәрләшү чарасы, ысулы, юлы; бәйләнешкә керү мөмкинлеге. Элемтәне яңарту өчен, икенче взводка кеше җибәрәм. И.Гази. --- хәрби закон шундый: бер юнәлештә хәрәкәт итүче частьләр даими элемтәдә торырга тиешләр. М.Маликова 6) Техник чаралар белән ерак аралардагы бәйләнешне тәэмин итә торган учреждениеләр, системалар (телеграф, телефон, почта, электрон почта, Интернет, радио) җыелмасы. Ахияр ул елны элемтә бүлеге начальнигы булып эшли иде. М.Мәһдиев. Әгәр ул элемтә бүлегенең тимерчыбык җибәрмәве, тегесе-монысы хакында турыдан-туры райком секретарена әйтсә, Ханов аның сүзләрен илтифатсыз калдырмас. С.Рафиков 7) Радио, телефон ярдәмендә, кеше аркылы һ.б.ш. юллар белән хәрби подразделениеләрнең үзара бәйләнешен тәэмин итә торган хезмәт. Монда синдәйләр аралаша: соры шинельле солдатлар, офицерлар, һава көчләре, десант, танк, элемтә, эчке эшләр, чик буе гаскәре малайлары. М.Мәһдиев 8) күч. Танышлык, белешлек. --- әнисенең элемтәләреннән башка да кызый медицинскийга урнашып, шунда фармакологиядә укып йөри икән. М.Мәһдиев |