ЭЛЕМЕНТАР с. лат. 1) Нәрсәнең дә булса нигезенә генә кагылышлы, төп нигезне генә эченә алган; башлангыч, иң гади. Менә шушы уен аркылы элементар геометрия кагыйдәләрен балаларга аңлату – авторның максаты, һәм ул үз максатына ирешкән. Р.Батулла. --- күп гасырлар, меңьеллыклар дәвамында кешелек башта – элементар, соңрак җитдирәк, катлаулырак ачышлар ясый башлаган. К.Гыйззәтов

2) Минималь, төп, нигез, иң мөһим, иң кирәкле. Казанның матди хәле бик авыр, иң элементар әйберләр – булка, сөт кебек ризыклар кысылган, сөткә чиратны иртә таңнан аласы, сәгатьләр буе чират торасы иде. М.Мәһдиев. Яшәү өчен кирәкле иң элементар әйберләр: синең сәнгатьтәге уңышың, абруйлы эшең, атказанган кешеләр белән аралашу. И.Юзеев

3) хим. Нәрсәдә дә булса элементларның составын һәм аларның үзара нисбәтен ачыклауга бәйле булган. Элементар ячейка. Матдәнең элементар составы

4) физ. Билгеле булганнарның иң кечкенәсе, иң гадие. Башта электрның атом структуралы булуы, ягъни аның тигез өлешләргә – элементар электр корылмаларына бүленә алуы билгеле булды. А.Пёрышкин. XIX гасыр ахырында тискәре электр йөртүче элементар кисәкчек – электрон ачыла. Физика

5) күч. Гади, катлаулы булмаган; гадәти. Ләкин авырулар врач белән «сез» дип сөйләшергә тиешләр. Монысын инде элементар этика таләп итә. Г.Рәхим. Мавыктыргычлар шулай «уйнап кына» баланы тормыш хакыйкатенә төшендерү, элементар тормыш законнарына өйрәтү үзлегенә ияләр. Р.Ягъфәров

6) күч. Үтә гади, аңлаешлы, һәркемгә аңлашыла торган, примитив. Мин әйтәм, сыйфат ул --- мондый лозунг куелмыйча да булырга тиешле зарури, элементар таләп, дим. Г.Зәйнашева. Исхакыйга шул гына кирәк булды, ахрысы, ул, горур, серле кыяфәт алып, наданнарга элементар нәстәләрне аңлаткан кебек дәвам итте: тарих укытучысы уңай персонаж түгелмени? Р.Батулла

7) күч. Җиңелчә, өстән генә, гадиләштерелгән, чикләнгән. Мәсьәләгә элементар караш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә