ЭЛЕМЕНТ и. лат. 1) Борынгы рим философиясендә табигать күренешләренең һәм барлык әйберләрнең нигезендә ята торган төп дүрт өлештән һәрберсе (су, ут, һава һәм җир)

2) кит. Нәрсәнең дә булса яралгысы, беренчел берәмлекләре, башлангычы. Колбиләүчелек җәмгыяте эчендә җитештерүнең яңа – феодаль ысул элементлары туган. Политэкономия

3) кит. Нәрсәнең дә булса иң гади нигезе, башлангыч мәгълүматлары, төп кагыйдәләре. Югары математика элементлары

4) хим. Тагы да гадирәк состав өлешләргә бүленми, ирекле хәлдә гади матдә булып санала торган химик матдә. Дмитрий Иванович Менделеев гомере буена элементларның периодик системасын камилләштерү өстендә эшләде. В.Курбатов. Лаклания элементы ярдәмендә электр тогы алуга ирештек. Г.Ахунов

5) Бербөтен нәрсәнең состав өлеше, нәрсәнедер тәшкил иткән кисәкләрнең берсе; гонсыр. Үзенең җырларын җырлап уйнаганда, әнкәй фортепьяно партиясенә көтелмәгән гаҗәеп импровизация элементлары кертеп башкара. Ә.Айдарская. Төрле геометрик конфигурациядәге яка һәм кесә кебек элементлар да – быелгы җәйгә хас яңалык. Сөембикә

6) Катлаулы әйбернең характерлы үзенчәлеген яки төп нигезен тәшкил иткән бер билге, бер сыйфат. Драма булуга карамастан, Г.Камалның башка әсәрләрендәге кебек, «Уйнаш»та да комедия элементлары шактый күп кертелгән. М.Галәү. Әсәрләрнең теле, гомумән стилистика элементларына килсәк, аларның да шул әсәрләрнең гомуми стиленә багланганын, шуңар тапкыр рәвештә бирелгәнен күрәбез. Г.Нигъмәти

7) Нинди дә булса җәмгыятьнең, иҗтимагый катлауның вәкиле. Ул – бөтенләй башка кеше, башка шартларга куелган, җәмгыять читләштергән элемент. А.Гыйләҗев. Өязгә караган авылларда контр элементлар кыбырсый башлавы турында соңгы көннәрдә хәбәрләр ишетелә башлаган иде. В.Нуруллин

8) сөйл. Нинди дә булса шәхси һ.б. үзенчәлеге белән аерылып торган кеше, шәхес. Сена күпере асларында Парижның бөтен кызганыч типлары күзгә ташлана: картаеп урамга ташланган фахишләр, ач калган картлар, --- шунда ук җитмеш җиде төрле венерик авыруы белән азап чигүче кызганыч элементлар. Г.Гобәй. Председатель, яшелчә бригадиры итеп нинди аңсыз элементны тотасыз сез анда? Б.Камалов

9) Химик процесслар хисабына электр тогы барлыкка китерә торган әсбап; электр батареясе. Коры элементлар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә