ЭЛЕ’К-ЭЛЕКТӘН рәв. Электән үк, күптәннән бирле, борын-борыннан. Элек-электән кырыс Зөһрә әтисе үлгәч бөтенләй чыгырыннан чыкты. Ә.Фәйзи. Сәйфи ягымлы сүзнең көчен, юмалап әйткән мактау сүзенең таштай каты йөрәкләрне дә үзенең татлы ширбәте белән эретеп җибәрүен элек-электән яхшы белә иде. Г.Әпсәләмов. Безнең милләт элек-электән бөтен Рәсәйдә иң белемле-укымышлы халыктан саналып килде. М.Хәсәнов |