ЭЛЕ’КТР ТОГЫ и. физ. к. электр ( 1, 2 мәгъ.). --- үз чиратында турбина генератор дигән машинаны әйләндерә башлый. Генераторда без электр тогы хасил булганын күрәбез. А.Алиш. Электр тогы булмагач, кибет һәм киосклар, даруханә һәм кафелар да ябылды, аптыраган халык урамга чыкты. А.Тимергалин

Электр тогы кагылгандагы кебек Сискәнеп, бер мизгелгә ирексездән кинәт калтырап яки катып калып. Кысык күзле, тар маңгайлы кешенең тәне ялгыш электр тогына кагылгандагы кебек калтыранып куйды. Г.Гобәй. Электр тогы куыргандай к. электр тогы кагылгандагы кебек. Купцов Сорокинның йөрүеннән туктаганын, электр тогы куыргандай кинәт тартышып куйганын шәйләде: – Әйе, бер бик яхшы иптәшебезне коткарганда суга батып үлде. Т.Мөбарәков. Электр тогы узгандай к. электр тогы кагылгандагы кебек. – Завуч!.. – дигән бер генә сүз кычкырды да класска кереп юк булды ---. Коридор буйлап электр тогы узгандай булды, һәм --- тузан болыты эченнән ялтыравыклы күзлек пыялалары күренде. М.Мәһдиев. Электр тогы суккандай к. электр тогы кагылгандагы кебек. Аның шул бер сүзе, электр тогы суккандай, һәммә кешене тетрәнергә мәҗбүр итте. Р.Гайфуллина. Алкин, хәбәрне әйтеп бетерер-бетермәс, идәнгә утырды. Электр тогы суккандай катып калдык. Л.Гыйззәтуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә