ЭЛЕКТРОШОК и. рус 1) мед. Кайбер психик авыруларны баш миенә электр импульслары белән тәэсир итеп дәвалау ысулы. Ир чынлап та суламый иде. --- Кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Тик ясалма сулыш алдыру да, электрошок та ярдәм итмәде. Г.Әдһәм 2) к. электрошокер. Салым полициясе --- билләренә электрошок тагып, козырёклы фуражкалардан һәм аерым формадан йөрми. Казан утлары. Электрошок кешене аяктан егарга да, шулай ук вакытлыча «катырып» калдырып, бер адым атламаслык итәргә дә мөмкин. Юлдаш 3) Электр тогы белән зарарланудан барлыкка килә торган шок |