ЭЛЕКТРОФОРЕЗ и. рус физ. 1) Суспензия яки эмульсиядәге корылган коллоид кисәкчекләренең потенциаллар аермасы тәэсирендә электродка таба хәрәкәт итүе күренеше

2) Шушы күренешкә нигезләнгән, торфны, буаларны киптерү, балчык, эремәләр составын өйрәнү, медицинада дәвалау кебек максатларда кулланылган ысул; шуның җиһазы. Бер дигән УВЧ, электрофорез, ЭКГ дигән аппаратларын урлаттылар. З.Дәүләтов. Югары катта физиотерапия бүлмәләре тезелеп киткән: электрофорез, гальваник яка, кварц, УВЧ, Бернард тогы, ампли-плюс аппараты, ультратавыш белән дәвалау җайланмалары. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә