ЭЛЕКТРОСТА’ТИК с. 1) Электростатика күренешенә нигезләнгән, шуның белән бәйле. Ләкин аның кулындагы элмәк вертолёт ыргагына якынлашу белән, Юрийны электростатик көч җиргә лып итеп утыртты. Казан утлары

2) физ. Корылган әйберне үткәргечкә якын китергәндә, үткәргеч өслегендә электр корылмалары килеп чыга торган. Электростатик индукция

3) физ. Хәрәкәтсез электр корылмалары хасил итә торган. Электростатик кырны киметүнең гади генә башка бер ысулы бар: бүлмәдәге дымлылыкны күтәрергә кирәк. Юлдаш

4) физ. Электр зурлыкларын үлчәгәндә, үлчәү берәмлеге итеп электростатик корылма берәмлеге алынган (СГСЭ дип тамгалыйлар). Электростатик система



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә