ЭЛЕКТРОСТА’НЦИЯ и. рус Энергиянең башка төрләреннән электр энергиясе җитештерә торган предприятие; электр станциясе. Электростанцияләрдә энергия чыганагы булып саналган ягулык, агым су һәм искән җил энергияләре – Кояш энергиясенең бер төре. Р.Шаһморатова. Электростанция салу өчен урын сайлаганда, мәсьәләне Урта Кабанның суы саф кына түгел, йомшак та булуы хәл итә. Р.Мостафин. Җылылык электростанциясе. Атом электростанциясе |