ЭЛЕКТРОСВА’РЩИК и. рус Электросварка белгече; металларны электр тогы белән эретеп ябыштыру эшләрен башкаручы эшче. Балка үз урынына төшеп утыруга, электросварщиклар, башларына кара пыялалы битлек киеп, тирә-якка ут очкыннарын чәчрәтеп, балканы беркетеп тә куялар. Р.Кәрами. Теңкәгә тигән эре тимер әрҗәләрне ике электросварщик монтажлаганда ук корып бара ала икән бит. Х.Мөхәммәтшин |