ЭЛЕКТРО’НИКА и. рус 1) Физиканың электроннарның электромагнит кырлар белән тәэсир итешүен һәм электрон прибор һәм җайланмалар тудыру методларын өйрәнә торган тармагы. Очышлар белән бер үк вакытта ул электроника буенча гыйльми тикшеренүләр белән шөгыльләнә иде. Р.Ибраһимов. Техник электроника. Физик электроника 2) Техниканың электрон җайланмаларны эшләп чыгару һәм куллану эшләре белән шөгыльләнә торган тармагы. Музыка яңа тавышларга электроника ярдәмендә ия булды. Ә.Баян. Һиндстанда кара һәм төсле металлургия, энергетика, нефть химиясе, электроника, суднолар төзү буенча зур мөмкинлекләр ачылды ---. М.Мәһдиев 3) җый. и. Электрон приборлар. Мине сокландырганы – сәхнә техникасы. Җиһазларның, күренешләрнең тавышсыз, тиз алмашынуы – барысы да электроникага корылган. Р.Батулла |