ЭЛЕКТРОН II с. 1) Электронга (I) хас үзлекләрне куллануга нигезләнгән. Электрон хәтер барлык сыйфатлары буенча --- кеше хәтереннән чагыштыргысыз нәтиҗәлерәк. Кызыклы психология. --- соңгы вакытта электрон информация җайланмалары да йогынтылы көчкә әверелә бара. Сөембикә

2) информ. Электроника ярдәмендә Интернет челтәре аркылы аралашу, хәбәрләшү технологиясе һәм хезмәте белән бәйле. Шулай да, компьютерым артына утырып, электрон почтаны карап алырга булдым. Г.Гыйльманов. Электрон хат. Электрон адрес. Электрон почта тартмасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә