ЭЛЕКТРОН I и. гр. физ. Атомның состав өлеше, табигатьтә иң кечкенә масса һәм иң аз электр корылмасына ия булган, тискәре корылган, физикада ачылган беренче элементар кисәкчек. Хлор атомы артык электрон алу сәбәпле – тискәре корылган ионга, ә натрий атомы, бер электронын югалту сәбәпле, уңай корылган ионга әверелә. Р.Шаһморатова. --- атом төзелеше түбәндәгедән гыйбарәт: атомның уртасында протоннар һәм нейтроннардан торган төш урнашкан, ә төш тирәсендә электроннар хәрәкәт итә. Физика |