ЭЛЕКТРОМОБИЛЬ и. рус Аккумулятордан электр энергиясе алган бер яки берничә электр двигателе ярдәмендә хәрәкәт итә торган автомобиль. Биредәге авторемонт заводында электромобильнең үрнәк нөсхәләре ясалуы республика белгечләренең нинди исәптә торуын яхшы сөйли. И.Низамов. Электромобильләр эчке янулы двигательләрдән күбрәк булыр, АЗСларны миниэлектростанцияләр алмаштырыр. Юлдаш |